17 апрельдә сәгать биштә «Уникс»та «Йолдызлык» фестиваленең йомгаклау концерты була. Анда суперфиналның "хореография", "вокал" һәм "конферанс" номинациясе лауреатлары катнаша.
Быел фестиваль унбишенче тапкыр уздырыла һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Сайлау (зона) турлары 1 февральдән 31 мартка кадәр республиканың барлык районнарында, суперфинал Казанда 13 – 16 апрельдә үтте.
«Йолдызлык» та быел 70меңгә якын яшь татарстанлы катнашты. Сайлап алу турлары лауреатларына — 5 тән алып 21 яшькәчә 4,5 мең талантлы балалар һәм егет-кызларга — суперфиналга юллама тапшырылды. Җиңүчеләрнең исеме йомгаклау концертында игълан ителәчәк. Лауреатларга акчалата бүләкләр тапшырылачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте