Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 5,6,27 май көннәрендә сәгать кичке 7 нче яртыда Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча “Эх, алмагачлары!” спектакленең премьерасын тәкъдим итә.
Комедия жанрындагы спектакль 6 яшьтән олырак булган төрле яшьтәге тамашачыларга исәпләнгән, шуңа да аны бөтен гаилә белән килеп карарга мөмкин. Бу спектакль бик күп юмор, кешелеклелек, яхшылык белән сугарылган, ул кәефне күтәрә һәм күңелләрдә уңай тәэсирләр калдыра, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Яз. Бакчалар чәчәккә күмелә. Ә "Алмагач иле" авылында яңа клуб ачыла. ҮЗЕнең дә килүе көтелә!!! Шунлыктан барлык авыл халкы, шау-гөр килеп, тантаналы чарага әзерләнә. Бәхәсләшәләр, ярышалар һәм "Эх, алмагачлары, сайрый сандугачлары!" дип җырлыйлар, бииләр... Аннары ниләр буласын, тыныч кына яшәп яткан авылны аякка бастырырлык нинди тантана әзерләнгәнен, вакыйгалар үрелешен тамашачы үзе театрга килеп күреп, йөрәге аша уздыргач белеп кайтачак.
“Эх, алмагачлары!” спектаклен сәхнәгә режиссер Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин куйган, рәссамы - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Кумысникова, музыкаль бизәлеш авторы - Ксения Мөхәммәтҗанова, хореографы - Лилия Зиннәтуллина, хормейстеры - Алия Хәмзина. Спектакльдә театрның 2 дистәгә якын күренекле артистлары катнаша.
“Татар-информ” МА