Казанда «Кубок пятерых» өченче халыкара конкурсы уздырыла

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

16-19 апрельдә И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы базасында (Жуковский ур., 4) “Кубок пятерых” дип аталган III халыкара гитара фестиваль-конкурсы була. Әлеге музыкаль вакыйгада 38 шәһәрдән 132 талантлы яшь музыкант-солист, 37 ансамбль катнашачак.

Үзенә күрә уникаль саналган мәдәни проектны тормышка ашыруда - сәләтле һәм иҗатка мөкиббән кешеләрне бер мәйданчыкта бергә туплауда ТР Мәдәният министрлыгы, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы һәм биш музыкант бергәлеге – төрле илләр гитаристлары зур өлеш керткән.

Композитор, гитарист Александр Виницкий (Россия, Израиль) рәислегендәге жюри хөкеменә исә гитара музыкасы сәнгатенең башкару ягыннан төрле юнәлешләрдәге һәм стильләрдәге программалар тәкъдим ителә. Анда балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә, балалар иҗаты йортларында укучылар (I категория), музыка колледжлары, университетлары һәм консерваторияләре студентлары (II категория) төрле төр гитараларда уйнап, үзенең сәләтен күрсәтә.

Нибары бер турдан торган фестиваль-конкурс 4 номинациядә бәяләнә:
- «Классик гитара. Соло башкару»,
- «Классик гитара. Ансамбль»,
- «Эстрада гитарасы. Соло башкару»,
- «Эстрада гитарасы. Ансамбль».

Шул рәвешле, Щадринскида 2013 елда башланган конкурс инде икенче ел рәттән Казанда үткәрелә, дип хәбәр итә музыкаль форумны оештыручылар.

“Татар-информ” МА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International