Апрельдә «Татарстанда музей язы – 2015» музейара акциясе уздырыла. Акция Татарстан музейлары ассоциациясе тарафыннан Татарстан Республикасы Милли музее инициативасы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Казан халкы һәм республика кунаклары өчен Татарстан Республикасы Милли музее быел да кызыклы һәм бай программа әзерләде. Атна буена Милли музейда һәм аның филиалларында музейара күргәзмә проектлары, экскурсияләр, лекторийлар, түгәрәк өстәлләр, квестлар, флэш-моблар, осталык дәресләре уздырылачак.
Быел беренче тапкыр Татарстан Республикасы Милли музее Кукмара районына сәнәгать туризмы маршрутын оештыра. Аккредитция узган журналистлар өчен 23 апрельдә матбугат туры уздырырга ниятлиләр. Кукмара киез-итек комбинаты, металл савыт-саба заводы, тегү фабрикасы һәм Туган якны өйрәнү музее белән танышу каралган.
Татарстан Республикасы Милли музеенда 24 апрельдән 25 апрельгә каршы төндә уздырыла торган «Библиотөн» «Татарстанда музей язы – 2015» акциясенең төп вакыйгасы булачак.
Акция 26 апрельдә Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итү белән тәмамланачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте