16 апрельдә «Казан» милли мәдәни үзәгендә швед виолончелисткасы һәм җырчысы Линнея Ульссон концерты була.
Концерт Татарстан һәм Швеция компанияләре арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру, ике дәүләт арасында мәдәни-мәгърифәти хезмәттәшлекне киңәйтү, Швециянең икътисад, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары белән таныштыру максатларында уздырыла торган Швеция көннәре кысаларында була.
Хөрмәтле журналистлар!
Сезне Линне Ульссон концертына чакырабыз. 16 апрель, 19.00, «Казан» милли мәдәният үзәге (Пушкин ур., 86). Аккредитацияне shigabetdinov.pr@gmail.com эл. почтасына язып узарга мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте