Бөек В.Шекспирның туган көненә - «Гамлет. Күренешләр» спектакле

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе

23 апрель көнне дөнья җәмәгатьчелеге бөек Вильям Шекспирның  туган  көнен  билгеләп үтәчәк. Тинчурин театры да әлеге вакыйгадан читтә калмады. Драматургның туган көненә театр,   21 апрель 18.30 сәгатьтә “Гамлет. Күренешләр” спектаклен күрсәтәчәк.

Спектакльнең сәхнәдә ике ел гына баруына да карамастан, шулвакыт эчендә ул зур кызыксыну уятырга  өлгерде.  “Бизнес-онлайн” эшлекле электрон газетасы  фикеренчә, “Гамлет.Күренешләр” спектакле  2013 елны мәдәният өлкәсендә булган иң яхшы вакыйгалар исемелегенә керде.

Казанга махсус Тинчурин театрында куелган “Гамлет.Күренешләр” спектаклен карарга театр тәнкыйтьчесе, театр тарихчысы,  В.Шекспир иҗаты буенча белгеч Бартошевич Алексей Вадимович та килде. 2014 елныАртем Пискунов Гамлет роле өчен “Иңяхшыир-ат роле ”номинациясендә “Тантана” театраль премиясенә лаек дип табылды,  ә спектакльнең режиссеры, РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин махсус “Классик әсәрнең яңача укылышы” номинациясендә бүләккә ия булды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International