Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Ригина Вәлиева концерт бирә

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе

16 апрель кичке сәгать җиденче яртыда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Ригина Вәлиева концерт бирә.

Ел саен ул тамашачыларга үзенең «Magicopera», «Sognoamore», «Сүнмәс йолдыз», «Музыкаль бүләк» проектларын тәкъдим итә. Җырчының репертуары И.С.Бах, Г.Ф.Гендель, А.Скарлатти, Ш.Гуно, Дж.Пуччини, Дж.Верди, П.И.Чайковский, С.В.Рахманинов, А.Дворжак, хәзерге заман чит ил, рус композиторлары, татар классиклары әсәрләреннән төзелгән. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International