16 апрельдә И.Зарипов исемендәге балалар сәнгать галереясендә Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган «Бу көннәрнең шаны тынмас!» дигән балалар рәсемнәреннән төзелгән күргәзмә ачыла.
Анда Казан сәнгать мәктәпләре укучыларының төрле техникада башкарылган 70 эше куелган. Күргәзмә яшь рәссамнарның ел буена эшләгән эшенең йомгагы булып тора. Ел дәвамында аларны ил тарихының иң шанлы сәхифәләре белән таныштырдылар, совет гаскәрләренең киеме, коралы турында сөйләделәр.