Кичә Казанның М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында “DONA NOBIS PACEM” (“Безгә тынычлык бүләк ит”) спектакленең дөньякүләм премьерасы булды. Аны И.С.Бахның си минор Мессасы буенча хореограф Владимир Васильев сәхнәләштерде.
Хореограф бу музыка буенча спектакльне моннан 40 ел элек куярга хыялланган булган һәм менә, аның 75 яшьлек юбилее алдыннан, хыялы тормышка ашкан. Әлегезурсәхнәәсәрендәтеатрның хоры, оркестры, балет труппасы һәм соло-вокалчылары катнаша.
Тамашаның тагын бер үзенчәлеге — оркестрның сәхнәнең уртасында булуында. Оркестр артында исә − хор. Декорациянең үзәгендә — зур шар — планета һәм боҗра. Ул чиксезлек һәм мәңгелек мәхәббәт билгесен гәүдәләндерә.
18 апрельдә, Владимир Васильевның 75 яшьлек юбилее көнне, спектакль Россия Зур театрының тарихи (төп) сәхнәсендә күрсәтеләчәк, диелә Казан театрының матбугат хезмәте хәбәрендә.
“Татар-информ” МА