11 апрельдә Байлар Сабасында режиссер Илфат Камалиевның «Корыч» фильмы беренче тапкыр күрсәтелде. Фильм башланыр алдыннан тамашачылар фильмны төшергән иҗат төркеме белән очрашты.
«Корыч» –2014 елда билбау көрәше, яшьлек һәм мәхәббәт турындагы татар телендә төшерелгән тулы метражлы нәфис фильм.
Фильм башта Саба районында, аннары республиканың башка районнарында күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте