14 апрельдә Свияжскида «Успенье соборы һәм аның фрескалары – православие архитектурасы һәм рухи мәдәниятнең үзенчәлекле һәйкәле. Күренекле универсаль хәзинәнең характерлы чалымнары һәм сыйфатлары» халыкара семинары ачылды. Аның максаты: комплекслы дисциплинара фәнни тикшеренүләргә таянып Свияжскидагы Успенье соборының, аны ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасы буларак номинацияләү өчен, хәзерге хәленә анализ ясау, саклап калу чараларын билгеләү һәм универсаль хәзинә булуын исбатлау.
Кичә, семинар башланыр алдыннан кунаклар соборның фрескалары белән танышты. Семинарда тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен өйрәнү һәм аларны саклап калу, архитектура истәлекләрен реставрацияләү һәм музей буларак оештыру юнәлешендә чит илләрдә һәм Россиядә тупланган тәҗрибә, шулай ук тарихи-мәдәни мирасны саклап калуда музейларның роле турында сүз алып барылды.
Семинар бүген Казан Богородица Ирләр монастыренең Кабул итү мәҗлесләре залында дәвам итәчәк.
Хөрмәтле журналистлар!
Сезне семинарда катнашырга чакырабыз.
Семинарның программасы
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте