Чаллы дәүләт курчак театры труппасы Чабаксарга гастрольгә китте. Артистлар нәни тамашачыларга «Мама для мамонтенка» һәм «Волшебная дудочка» спектакльләрен күрсәтәчәкләр. Татарстанлылар шулай ук Чуваш дәүләт курчак театрының 70 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә иҗади номер белән катнашачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте