Казанда Лениногорскиның 60 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узды

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

13 апрельдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә  Лениногорскиның 60 һәм «Лениногорскнефть» учреждениесенең 70 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узды. Филармониядә шәһәрнең икътисадый, сәнагый һәм мәдәни тормышы яктыртылган күргәзмә оештырылды.  Аерым стенд Бөек Ватан сугышына багышланган иде.  Рәсми затлар чыгышыннан соң тамашачылар Лениногорскиның иҗат көчләре катнашкан зур концерт карап хозурланды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International