10 апрельдә Ислам мәдәнияте музеенда Казанда беренче буларак дин галиме, җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиевның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Мәңгелек илгизәр» дигән күргәзмә ачылды.
Анда галимнең фәнни хезмәтләре, шәхси әйберләре, кулъязмалар, төрле документлар куелган.
Күргәзмә барган көннәрдә музейда «И раскололся месяц» һәм «Рукопись и судьба» документаль фильмнары күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте