«Мир» кинотеатрында «Радистка Кэт. 70 лет спустя» фильмының премьерасы булды

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

Бөек Җиңүнең олуг юбилее алдыннан «Мир» кинотеатрында режиссер Анастасия Хөсәенованың «Радистка Кэт. 70 лет спустя» документаль фильмының премьерасы булды. Картина Бөек Ватан сугышы ветераны, якташыбыз  Екатерина Шугаевага багышланган. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул иптәш кызлары белән элемтәче булып хезмәт итәр өчен фронтка китә, 4 ел буена сугыш гарасаты эчендә йөри. Фильм аның авыр да, гыйбрәтле дә язмышы турында бәян итә. Ул 2014 елда «Татаркино» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесе заказы белән «ИМАН фильм» продюсерлык үзәге базасында төшерелгән.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International