11 апрельдә Екатеринбургта «Урал сандугачы» татар җырын башкаручыларның ачык төбәкара фестивале узды. Анда 77 кеше ялгыз җырлау, вокал ансамбльләр һәм музыка коралларында уйнау номинацияләрендә катнашты.
Катнашучылар Екатеринбург, Свердловск өлкәсе (Шадринск, Березовский, Түбән Тагил, Михайловск), Пермь крае (Барда), Тюмень, Омск һәм Омск өлкәсе, Сургут, Орск, Чиләбе һәм Чиләбе өлкәсе (Озерск, Миасс), Курган өлкәсеннән килгәннәр иде.
Фестиваль җиңүчеләр һәм татар эстрадасы артистлары катнашында зур йомгаклау концерты белән тәмамланды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте