Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең гастрольләре Уфадагы концерт белән ачылды

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

12 апрельдә Уфада концерт куеп Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең Урал буе һәм Көнбатыш Себердәге гастрольләрен башлап җибәрде. Турне 22 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, концертлар Башкортостанда, Пермь краенда, Ханты-Манси автоном округы шәһәрләрендә һәм авыл-салаларында узачак.  

Гастроль турында ансамбльнең бию, хор һәм оркестр төркемнәре катнашачак. Башкортостанда ансамбль «Аулак өй» программасын, калган ике төбәктә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган аерым программа күрсәтәчәк.    

Бу гастрольләр тәмамланып берничә көн узуга, коллектив Чабаксар шәһәрендә зур концерт бирәчәк.

http://tatans.com/

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International