16 – 22 апрельгә кадәр «Мир» кинотеатрында «Шведская стенка» («Швед дивары») дигән кино фестивале була. Фильмнарны күрсәтү Татарстан Республикасында Швеция көннәре кысаларында уздырыла.
Тамашачыларга Швециядә соңгы елларда төшерелгән «За голубыми небесами» («Зәңгәр һава артында»), «Девочка по вызову» («Төнге күбәләк»), «Встреча выпускников» («Сыйныфташлар очрашуы»), «Отель» («Кунакханә»), «Не лейте слез» («Күз яшьләре түкмәгез») , «Стокгольмские истории» («Стокгольм хикәятләре»), «Эго», «Ледяной дракон» («Боз аҗдаһа») фильмнары күрсәтеләчәк.
Фестиваль программасы оригинал телендә рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк.
Билет бәясе 100 сум. Фестиваль ачылган көнне – 16 апрельдә - керү бушлай.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте