Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина ветеран Наталья Ювенальевна Сперанскаяны (1925 елда туган) Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллык юбилее белән котлады.
Сугышта Наталья Ювенальевна бронепоездда радист булып хезмәт итә, күп кенә сугышларда катнаша, ул күп кенә орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң Сперанская нәфис чигеш остасы буларак, 30 елдан артык берсеннән берсе гүзәл әсәрләр тудыра. Аның йөздән артык картинасы бар, ул бөтенроссия конкурслары һәм «Эрмитаж-Казан» үзәгендәге, «Казан ярминкәсе»ндәге күргәзмәләр лауреаты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте