«Юность» мәдәният йортында «үзенчәлекле» балалар өчен клуб ачыла

2015 елның 10 апреле, җомга

11 апрельдә  «Юность» мәдәният йортында «үзенчәлекле» балалар (инвалид балалар, ятим һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар) өчен клуб ачыла. Кунакларга бәйрәм концерты һәм балалар өчен күңел ачу программасы тәкъдим итәчәкләр.  «Кечкенә эш зур нияттән яхшырак» шигаре белән уздырыла торган  «ДоброТы» бәйрәме күпләрнең күңеленә хуш килер дип өметләнәләр оештыручылар.

Яңа клуб балалар һәм яшүсмерләргә иҗат аша белем бирүгә юнәлеш тоткан  «Цветок Индиго» мәгариф үзәге базасында эшләячәк.

Бәйрәм көндезге унбердә башлана.  Керү бушлай.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International