Чувашстанның милли китапханәсендә «Празат Исәнбәт. Сәләт кырлары» китабын укучыларга тәкъдим итү булды

2015 елның 10 апреле, җомга

«Мәркәздән читтә очрашулар» әдәби  марафоны кысаларында 6 апрельдә Чувашстан Республикасының милли китапханәсендә Россия Федерациясенең Атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык артисты «Празат Исәнбәт. Сәләт кырлары» дигән китапны укучыларга тәкъдим итү булды.

Китапның авторы-төзүчесе – сәнгать белгече Рауза Солтанова  Празат Исәнбәт, аның иҗаты, сәхнә язмышы, тәрҗемәи хәле турында сөйләде. Сәхнәдән бөек артистны шәхсән күреп белгән, аның белән эшләү бәхетенә ирешкән артистлар, сәнгать әһелләре истәлекләре белән уртаклашты. Празат Исәнбәт озак еллар хезмәт куйган Камал театры артистлары чыгышын тамашачылар бик җылы кабул итте.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International