14 апрельдә "Хәзинә» милли сәнгать галереясендә "Яшерен киңлекләр" фотокүргәзмәсе ачыла. Анда диңгез, хәтер һәм тарих белән кызыксынучы ике рәссамның эшләре куелган. Магнус Петерссон ясалма интерьерлар фотосурәтләрен тәкъдим итә. Йорт җиһазлары һәм көнкүреш кирәк-яраклары кул астына очраклы эләккән әйберләрдән – төймәләр, катыргы кәгазь, металл фурнитура һәм ачкычлардан ясалган. Алар ярдәмендә автор уйдырма ташландык утарны тасвирлый.
Магнус Петерссонның борынгы интерьерлар фотосурәтләре Юнас Дамның җимерелгән кораблар сурәтләре белән янәшә тора. Ул су астында фотога төшерүчеләрнең Европада иң танылганнарыннан берсе. Сурәтләрдә XVI–XX гасыр корабларын күрергә мөмкин, аларның кайберләре әлегә кадәр табылмаган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте