9 апрельдә Казан Кремлендә Благовещенье Соборы тарихы музее ачылды. Православие динен тотучыларның иң зур бәйрәме алдыннан анда «Благодатный Огонь Господень. Пасха» дигән күргәзмә ачылды.
Күргәзмәдә әлеге бәйрәмнең аеруча истәлекле сәхифәләре белән таныштыручы йөздән артык тарихи әйбер, сәнгать әсәрләре һәм документлар куелган. Экспонатлар арасында иң борынгы кулъязма китап – «Остромирово Евангелие». XIX гасырда алынган факсимиле гына булуына да карамастан, ул үзенең әһәмиятен югалтмый. Аның белән янәшәдә генә XVII гасыр басма Еванглиесенең төп нөсхәсен күрергә мөмкин. Моннан тыш музейга килүчеләргә күргәзмәдә пасхалияләр – дини бәйрәмнәр датасын билгеләү өчен файдаланылган махсус календарьлар, православие руханиларының кайчан нинди төстәге кием киюләре, Пасха уңаеннан нинди бүләкләр бирелүе, шул бүләкләрне әзерләү традицияләре турында бик күп мәгълүмат биреләчәк. Күргәзмәне ачуда Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий катнашты.
Әлегә бу – вакытлы экспозиция генә. Музейның даими экспозициясе июль аенда ачылачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте