Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее алдыннан Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә «Хәтер десанты» дигән патриотик акция башланачак

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее алдыннан Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә «Хәтер десанты» дигән патриотик акция башланачак. Бу – Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан җирле оешмасы белән Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсенең уртак проекты. Китапханәнең оештыру-методик бүлеге хезмәткәрләре һәм сукырлар җәмгыяте вәкилләре бу көннәрдә күзләре күрми торган сугыш ветераннарының хәлен белергә ниятли.

«Хәтер десанты»  акциясе республика күләмендә уздырыла торган икенче бер чара – «Хәтерлибез! Горурланабыз! Рәхмәтлебез акциясе кысаларында оештырыла.

Бу проектның төп максаты – сукыр ветераннар турында мәгълүмат туплау, аларда сакланучы документларны, фотосурәтләрне компьютерда исәпкә алу,  интервьюлар, әңгәмәләр уздыру һ.б. Барлыгы сукырлар җәмгыятендә торучы унөч ветеран белән эшләү каралган.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International