«Татаркино» һәм «Мир» кинотеатры Татарстанда төшерелгән, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кинопремьералар тәкъдим итә

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә  —10 апрельдә «Мир» кинотеатры тамашачыларга режиссер Анастасия Хөсәенованың «Радистка Кэт. 70 лет спустя» дигән документаль фильмын тәкъдим итә. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан Екатерина Шугаевага багышланган.  Фильмның сәнгать җитәкчесе – Николай Морозов, сценарий авторлары – Елена Крайнова һәм Анастасия Хөсәенова.

Теманың дәвамы буларак совет чорында төшерелгән «В небе «ночные ведьмы» нәфис фильмы күрсәтеләчәк. Аны Евгения Жигуленко үзенең сугышчан иптәшләре – фашистлар «төн диюләре» дип атап йөрткән хатын-кыз очучылар турында  төшергән.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International