Иртәгә, 10 апрель сәгать көндезге 1дә, Казан Кремлендә урнашкан Кол Шәриф җәмигъ мәчендәге Ислам мәдәнияте музеенда, Муса Бигиевнең тууына 140 ел тулу уңаеннан, “Мәңгелек илгизәр” дип аталган күргәзмә ачыла.
Күргәзмә ачу тантанасында Муса Бигиев нәселен дәвам итүчеләр – Санкт-Петербургтан Әлмира Таһирҗанова, Уфада яшәүче оныклары – Камилә Галеева, Галия Янгирова катнашачак.
Күргәзмәдә киң җәмәгатьчелеккә беренче мәртәбә олуг шәхеснең Петербургта яшәүче оныгы Мөхәммәд Таһирҗановның гаилә архивы тәкъдим ителәчәк. Гаиләархивында Муса әфәнденең уникаль фотографияләре, хаҗга барганда үзе белән алып барган шәхси әйберләре сакланган. Шулай ук Казан музейларында сакланган олуг шәхескә кагылышлы экспонатлар да урын алачак.
Күргәзмәне ачу тантанасыннан соң Муса Бигиев мирасын өйрәнүгә багышланган түгәрәк өстәл уздырыла. Әлеге чара кысаларында ике документаль фильм күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә ТРМДН сайты.
Белешмә өчен.
Муса Бигиев – бөек татар дин белгече-философ, публицист, ХХ гасыр башындагы Россия мөселманнарының прогрессив хәрәкәте лидерларының берсе. Үз кулы белән төзелгән исемлеккә дин белгече 120 дини хезмәтен һәм мәкаләләрен керткән. Алар арасында: «Белемдә көч», «Гарәп әдәбияты һәм мөселман гыйлеме», «Коръән һәм изге язмаларның тарихы», «Өстән генә кешеләрнең ышанулары», «Алланың рәхмәтлелегенә дәлилләр», «Озын көннәрдә ураза», Коръәннең татарчага тәрҗемәсе, «Коръән басылмаларына график төзәтмәләр», «Мөселман канунчылыгы», «Әль-Лузумийат» («Мәҗбүр булмаганның мәҗбүрилеге») авторы филосов имам Абу-л-Алаал-Марринең биографиясе», «Бөек темаларга вак уйланулар», «Фикерләр: Ризаэддин б. Фәхрэддиннең «Дини һәм социаль сораулар» китабына тәнкыйть», «Коръәннең изге аятләрен гаҗәеп яктыртуда Йаджудж», «Шиит фикерләренә тәнкыйть», «Пыйгамбәрнең яшәү көннәре», «Коръәндә морфология», «Ислам чорына чаклы халыкның яшәеше», «Ислам гыйльми университетының программасы», «Исламда Конституция», «Исламда үсеш һәм банклар» һәм башкалар бар.
«Татар-информ» МА