14 – 17 апрельдә Татарстанда Швеция көннәре уздырыла. Аның максаты – Татарстан һәм Швеция компанияләре арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру, Татарстан Республикасы һәм Швеция мәдәни-мәгърифәти хезмәттәшлеген киңәйтү, соңгы елларда икътисад, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Швеция ирешкән казанышлар белән таныштыру. Бу көннәрдә Татарстан башкаласында Швеция көннәре белән бәйле бик күп һәм төрле чаралар узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте