9 апрельдә көндезге сәгать уникедә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Благовощенье соборы тарихы музее ачылачак. Православие дине тотучыларның иң зур бәйрәмнәреннән берсе алдыннан музейда «Благодатный Огонь Господень. Пасха» дигән күргәзмә эшли башлый.
Анда «Пасха» тарихының аеруча истәлекле вакыйгалары турында сөйләүче йөздән артык тарихи әйбер, сәнгать әсәрләре һәм документлар белән танышырга мөмкин булачак.