5 апрельдә Татарстан Республикасы Милли музеена 120 ел тулды. Россиянең эре төбәк музей фонды буларак, анда 910 меңнән артык берәмлек саклана һәм Идел буенда яшәүче халыклар, Россия халыклары тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен чагылдыра.
Бу көнне музейга халык күп килгән иде. Алар өчен экскурсияләр, лекцияләр, осталык дәресләре, төрле бәйгеләр, ярышлар уздырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте