7 апрельдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Көмеш чор китапханәсендә Б.Н.Ельцин исемендәге Президент китапханәсенең электрон уку залы ачылды. Алабуга – Татарстан Республикасында әлеге бай китапханәнең мәгълүмати, мәдәни һәм фәнни ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге бирелгән икенче шәһәр. Казан укучылары аннан файдалана инде.