22 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Венера Ганиеваның юбилей кичәсе була.
Концерт программасында – рус, татар һәм чит ил композиторлары операларыннан арияләр һәм дуэтлар, романслар яңгыраячак. В. Ганиева белән сәхнәдә бу кичне танылган опера артистлары, популяр җырчылар катнашачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте