Апрельдә «Бөтенроссия Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы сукырлар җәмгыяте» инвалидларның бөтенроссия җәмәгать оешмасына 90 ел тула.
Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсенең оештыру-методик бүлегендә әлеге истәлекле вакыйгага багышланган күргәзмә ачылды. Ул җәмгыять оешкан беренче көннәрдән үк аның эшчәнлеге яктыртылган газета-журнал мәкаләләре, китаплар һәм архив материалларыннан төзелгән берничә бүлектән тора. Күргәзмә апрель ахырына кадәр эшләячәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте