Бүген ТР Сынлы сәнгать дәүләт музееның Заманча сәнгать галереясында “Рәссам һәм китап” күргәзмәсе ачыла. Ул Әдәбият елы уңаеннан оештырылган.
Бүген, компьютер технологияләре үсеше белән бәйле рәвештә, рәссам тарафыннан бизәлгән китаплар саны да, иллюстратор эшчәнлегенә ихтыяҗ да кими. Моны истә тотып, күргәмә рәссамның китап графикасы сәнгатендәге иҗади мөмкинлекләрен, аның бай эчке дөньясын ачып бирә.
Республика күргәзмә комиссиясе рәссамнар, график сәнгать осталары һәм яшь авторларның 300дән артык әсәрен караган. Аларның яртысы – В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты һәм С.Г.Строганов исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать-сәнәгать институтының Казандагы филиаллары, Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентлары эшләре.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әсәрләр авторлары XX гасыр классик әдәбиятына да, XXI гасыр авторларына да мөрәҗәгать итә. Балалар әдәбиятына аерым игътибар бирелә. Биредә Фәридә Хәсьянованың “Татар халык әкиятләре”нә һәм Ренат Харисның “Без кунакка барабыз” дип исемләнгән балалар китабына, Лиля Золондинованың А.С. Пушкин әкиятләренә иллюстрацияләрен күрергә мөмкин. Китап графикасы остасы буларак танылу алган Нияз Хаҗиәхмәтов исә “Виват, Казан” сериясеннән ХХ гасыр башы плакатлар стилендә башкарылган берничә сәнгать әсәрен тәкъдим итә.
Күргәзмәдә 200ләп эш урнаштырылган һәм аларны 30 апрельгә кадәр карарага мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Сынлы сәнгать дәүләт музееның матбугат хезмәте.
“Татар-информ” МА