Татарстан Республикасының атказанган артисты Ришат Гыйздәтуллин юбилеен бәйрәм итә

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

8 апрельдә сәгать өчтә   «Әкият» курчак театрында  Татарстан Республикасының Атказанган артисты  Ришат Гыйздәтуллинның 60 яшьлек юбилеена һәм иҗатына 40 яшь тулуга багышланган кичә була.  

Программада спектакльләрдән өзекләр, җыр-биюле номерлар күрсәтеләчәк.

Ришат Гыйздәтуллин курчак театрында 1977 елдан бирле эшли. 50 дән артык роль башкарган артист – хәзер театрның танылган осталары сафында. Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Гасырдан озын көн...» трагик риваятендә, Н. Думави әсәре буенча «Ана күзләре» спектаклендә башкарган рольләре иҗатында зур казаныш булып тора.   

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International