«Габдрахман Әбсәләмов кабызган сүнмәс утлар» күчмә күргәзмәсе Казанда 5 апрельдә ачылды

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

Әлеге күргәзмә Татар дәүләт филармониясендә уздырылган кичә – Әбсәләмов романы буенча төшерелгән «Ак чәчәкләр» телесериалын тамашачыга тәкъдим итү вакытында  ачылды. Аны «Габдрахман Әбсәләмов һәм аның чоры» дип аталган республикадагы беренче хосусый-фатир  (язучының оныклары бу музейны ул яшәгән фатирда ачканнар)  оештырган.  

Быел «Ак чәчәкләр» романының беренче тапкыр басылып чыгуына 50 ел тула. Барлыгы ул 5 миллионнан артык нөсхәдә нәшер ителгән.

Күчмә күргәзмә язучының тәрҗемәи хәле, иҗаты белән таныштыра.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музеенда, Үзәк китапханә системасы китапханәләрендә оештырылачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International