Татар милли сәнгате белән очкынлы биюләр, моңлы, матур җырлар аша ингушларны Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию артистлары таныштырды, һөнәрчеләр декоратив-гамәли сәнгать әсәрләреннән зур күргәзмә оештырган иде.
Бәйрәмдә Ингушетия Башлыгы Юнысбәк Евкуров катнашты. Ул башта декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре, сувенирлар, Татарстанның халык хуҗалыгы промыселында иң танылган осталарның эксклюзив эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсендә булды. Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Г. Нигъмәтуллина Ю.Евкуровны татар халкының көнкүреш кирәк-яраклары белән таныштырды, халык промыселы һәм гамәли сәнгать эшләнмәләре турында сөйләде.
Концерт башланыр алдыннан Ингушетия Башлыгы кунакларга кайнар сәламен җиткерде, Татарстан делегациясе вәкилләренә дәүләт бүләкләре, Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте