«Бәллүр компас» – милли география, экология, Россиянең табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклап калу һәм популярлаштыру өлкәсендәге премия, ул Россияне үз йорты дип санап, үзе яшәгән мохиткә хөрмәт белән караган кешеләрне табу һәм аларга ярдәм күрсәтү максатларында булдырылган.
Премия номинантлары арасында Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсуслаштырылган республика китапханәсенең «Татарстан – бармак очларында» проекты да бар.
Рус география җәмгыяте проектка грант ярдәме күрсәтте һәм ул 2014 елда уңышлы тормышка ашырылды. (89033438746)
292-32-18
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте