Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры “Айрыз Батыр” премьерасын тәкъдим итә

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 10 апрельдә 14.00дә журналистларны “Айрыз Батыр” премьерасын күрсәтергә - “Әкият” балалар үзәгенә (Петербург урамы, 57 йорт, 1 кат)  чакыра. Спектакль “Коркут бабай китабы” (ул “Дәдә Коркут Китабы” буларак киңкүләм танылган) төрки эпосына нигезләнеп язылган.

Әкият-пьесаның авторлары − Ренат Әюпов һәм Ркаил Зәйдулла. Пъесасының   композиторы М.Җәлил премиясе лауреаты Эльмира Галимова.  Биредә персонажлар  үз хис-кичерешләрен музыка, пластика һәм мимика аша җиткерә. Бу бигрәк тә геройлар – Казан-хан,  Акбикә, Тагавар, Карабикәнең үз-үзен тотышында сизелә. Рәссам – Валерий Яшкулов (РФ атказанган сәнгать эшлеклесе)  Калмыкия Республикасы. Тамашаның пластика режиссеры: Флера Янышева. (Алтай). Куючы режиссер: Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе  - Ренат Әюпов.

2014-2015 елдагы театр сезонында Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры РФ буенча Театр әһелләре берлеге тарафыннан бирелә торган грант откан иде. Әлеге акчага кариевлылар төрки эпосы  буенча эшләнгән “Коркут бабай китабы” (Эпос 12 бүлек-җырдан тора, кариевлылар  аның 11нче бүлеген - “Казан-Салорның тоткынга эләгүе һәм аның улы Урузның аны коткаруы” дип аталганын) сәхнәләштерелде.    

Хөрмәтле коллегалар! Сезне 10 апрель сәг.14.00  “Әкият” балалар үзәгендә көтәбез.

Тулырак мәгълүматны:  89178866790 (Ләлә Зәйнуллина) номеры аша белә аласыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International