Бүген, 2 апрель, - Россия һәм Белоруссия халыклары бердәмлеге көне. Шушы уңайдан 2-4 апрель көннәрендә Татарстан башкаласында Белоруссия киносы көннәре уздырыла.
Бу хакта бүген ТР Мәдәният министрлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова хәбәр итте. Чарада шулай ук “Татаркино” дәүләт учреждениесе директоры Владимир Батраков, Белоруссиянең Татарстандагы шәрәфле консулы, ТР Җәмәгать палатасының икътисади үсеш мәсьәләләре буенча әгъзасы Сергей Маруденко, Белоруссиянең атказанган артисты, Белоруссия кино актерлары гильдиясе рәисе Светлана Суховей һәм кинорежиссер Александр Анисимов катнашты.
Белоруссия киносы көннәрендә Казанда тамашачыларга күренекле совет фильмы “Белые росы”ның дәвамы – “Белы росы. Возвращение”, шулай ук А.Анисимовның балалар өчен төшерелгән “Невероятное перемещение”, Е.Сецьконың “4 года войны” фильмнары һәм анимацион картиналар күрсәтелә.
Беренче булып сүз алган Ирада Әюпова Татарстан һәм Белоруссияне уртак тарих һәм мәдәни элемтәләр берләштерүен билгеләп узды. “Кинематограф – тамашачыга иң көчле тәэсир ясый торган сәнгать төрләренең берсе”, – диде ул һәм шуңа Казанда Белоруссия киносәнгате картиналарын карарга килүчеләрнең саны күп булачагына зур ышанычын белдерде. Ирада Әюпова, ике республика арасында киләчәктә дә хезмәттәшлек җепләре өзелмәсен иде, дигән теләген җиткерде.
Сергей Маруденко чарада катнашучыларны Россия һәм Белоруссия халыклары бердәмлеге көне белән котлады. Ул Татарстан белән Белоруссия арасында товар әйләнеше 2 млрд. доллар булуын билгеләп узды. Әмма ике республика икътисад буенча гына түгел, мәдәни юнәлештә дә актив хезмәттәшлек итә. Без Минскидагы Татарстан диаспорасы белән даими элемтәдә торабыз, дип сөйләде чыгыш ясаучы. Сергей Маруденко бүген төп игътибарны ызгыш-талаш китереп чыгаруга түгел, ә үзара дуслык булдыруга юнәлтергә кирәклеген ассызыклады. “Без ТР Мәдәният министрлыгының Казанда Белоруссия көннәре үткәрү инициативасын бик теләп хупладык һәм моңа бик сөендек”, – диде ул.
Светлана Суховей әлеге чара кысаларында тамашачыларга “Белы росы. Возвращение” фильмы тәкъдим ителәчәген искәртеп, аның яшь режиссер Александр Буторның дебют эше булуы турында әйтте. “Әлеге картина заманча, әмма шул ук вакытта анда “Белые росы”да уйнаган актерлар да уйный. Мәсәлән, Николай Караченцов кабат Васька Ходос ролен башкара. Аны фильм ахырындагы эпизодларның берсендә күреп була”, – дип сөйләде Светлана Суховей.
Белоруссия киносы көннәре тантаналы рәвештә бүген Казанның “Мир” кинотеатрында ачыла һәм 4 апрельгә кадәр дәвам итә. Сүз уңаеннан, барлык фильмнар да биредә күрсәтеләчәк. Керү – бушлай.
«Татар-информ» МА