2 апрельдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Мемориаль такталар буенча комиссия утырышы булды. Аны мәдәният министры урынбасары Светлана Персова уздырды.
Утырышта Татарстан АССР хәрби комиссариатының элеккеге бинасы (Петербург урамы, 52) диварында Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган мемориаль такта, шулай ук Академик Королев урамындагы 28 йортта авиаконструктор, ПЕ-2, ПЕ-8 самолетларын уйлап тапкан Владимир Петляковка истәлек тактасы куела.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте