Халыкара вәкиллекләр үзәге һәм «Россиянең икътисадый сәясәте» журналы редакциясе түләүсез интернет-ресурс – «Бөтенроссия файдалы тәкъдимнәр порталы» булдыра

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Дәүләт Советы президиумы утырышында билгеләнгән төбәкләрнең икътисадый һәм социаль үсеше тотрыклылыгын тәэмин итүнең өстәмә чараларын эшләүгә мәгълүмати ярдәм итү бурычын күздә тотып «Россия яңалыклары» иҗтимагый-мәгълүмат агентлыгы һәм »Россиянең икътисадый сәясәте» журналы редакциясе где-дешево.рф мәйданчыгында Россия Федерациясе субъектлары учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмалары өчен түләүсез  интернет-ресурс – «Бөтенроссия файдалы тәкъдимнәр порталы» булдыра.  

Тәфсилле мәгълүмат –  где-дешево.рф порталында.

"ГДЕ-ДЕШЕВО.РФ" – бөтен Россиядә товар сатучылар һәм хезмәт күрсәтүчеләрдән  иң файдалы тәкъдимнәр базасы. Порталда чынлап та сыйфатлы товар сатучы (җитештерүче), эшне сыйфатлы башкаручы һәм  иң арзан бәягә хезмәт күрсәтүче  Россия төбәкләре  учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмаларының сайлап алынган тәкъдимнәре бирелә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International