Ингушетия Республикасына Татарстан Республикасы мәдәният көннәре кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев җитәкчелегендә рәсми делегация китте.
ИР мәдәният министры Марет Газдиева Ингушетиядәге Татарстан мәдәнияте көннәрен ике субъект арасында дуслык һәм эшлекле элемтәләрне ныгытуда чираттагы адым дип атады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте