Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы республиканың муниципаль районнарыннан (шәһәр округларыннан) Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен грантларын алу конкурсында катнашуга гаризалар кабул итә башлый. Гаризалар 1 апрельдән 1 июньгә кадәр кабул ителә.
Конкурс нигезләмәсе белән http://mincult.tatarstan.ru/rus/grant_govrt_munisipal_pol.html сылтамасында танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте