Аксубайда республикакүләм «Беляев йолдызлары» конкурсы узды

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Рәис  Беляев исемендәге  «Беляев йолдызлары» республика академик вокал буенча балалар-яшүсмерләр конкурсы Аксубай районының тагын бер үзенчәлекле бренды булачак. Ул быел беренче тапкыр Аксубай районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе һәм район башлыгы Камил Гыйльманов башлангычы белән Аксубай тумасы – танылган партия эшлеклесе, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Рәис Кыям улы Беляев истәлегенә уздырылды. 

Конкурс көнендә районның балалар сәнгать мәктәбендә Татарстанның төрле почмакларыннан музыка мәктәбе укучылары җыелды. Аларның саны утыздан артып китте. Мәртәбәле жюри балаларны тыңлап, аларның осталыгын тиешенчә бәяләде.

Конкурста җиңүчеләр яшь төркемнәренә карап билгеләнде. Төп бүләкне Казаннан Камилә Хәбибуллина алды. Башка лауреатларга да акчалата бүләк тапшырылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International