28 мартта «Манеж» күргәзмәләр залы дөнья һәм Идел буе халыклары уеннары өчен фестиваль мәйданчыгына әверелде. Кремльгә килүчеләрне бу көнне күңелле вакыйга көтә иде: шаярган-шукланган, сикергән-йөгергән, чын күңелдән кычкырып көлгән өчен берәү дә берәүне дә ачуланмады, болар киресенчә хупланды гына. Дөньяның төрле халыклары, шулай ук Идел буенда яшәүче төрле халыклар вәкилләре үз уеннары турында сөйләделәр, алай гына түгел уйнап күрсәттеләр, тамашачыларны да уенга катнаштырдылар.
Олылар да, балалар да рәхәтләнеп күңел ачты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте