2 апрельдә сәгать өчтә Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музеенда «Вакытның хәзинә сандыгы. КФУның археология музее коллекциясеннән» дигән күргәзмә ачыла. Югары уку йортлары музейлары арасында иң күптәнгеләреннән берсенең сирәк тупланмалары төрле чорлар (бик борынгыдан алып урта гасырларга кадәр) кешелек мәдәни мирасын күрсәтәчәк. Кайбер экспонатларның берничә мең еллык тарихы бар.
Күргәзмәдә Көнбатыш Европа һәм Урта Идел буе территориясендә палеолит, мезолит һәм неолит чорларында яшәгән кешеләрнең хезмәт һәм сугыш кораллары куелган. Бронза гасыры Минусинск чокыры һәм Төньяк Кавказда казу эшләре вакытында табылган сугыш коралы һәм сәнгать әсәрләре аша күрсәтелә. Башлангыч тимер гасыры бүлегендә металлдан ясалган беренче сугыш кораллары куелган. Цивилизацияләр очрашкан урыннарның берсе буларак Идел-Кама буеның ролен халыкларның бөек күчеше чорына караган кораллар яхшы тасвирлый. Экспозициядә урта гасырларның матди булмаган мәдәни үрнәкләре шулай ук урын алган.
Күргәзмә 30 августка кадәр эшли.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте