Казанда «Теловидение» бию перфомансының җиденче халыкара фестивале уздырыла

2015 елның 3 апреле, җомга

Казанда  «Теловидение» бию перфомансының җиденче халыкара фестивале уздырыла.  

Фестивальнең яңа форматы  - TERRADANCE халыкара мега-проекты. Бу – бернинди чикләре булмаган бию планетасы, замана сәнгате өлкәсендә яңа идеяләрне тормышка ашыру өчен халыкара мәйданчык, очрашу, иҗади аралашу һәм бию дәресләре мәйданчыгы. Быел проектта Россия, АКШ, Франциядән биючеләр һәм хореографлар катнаша.  

13 апрельдә Камал театры сәхнәсендә ике хореограф –   Шон Вумак (Shawn Womack, АКШ) һәм Наил Ибраһимовның (Казан, Россия)  «Пантера» камера балеты һәм Ormao (АКШ) хореография компаниясе артистлары катнашында уртак проекты күрсәтелә.

Фестиваль 2008 елдан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан Казан шәһәре мэриясе ярдәме һәм «Пантера» муниципаль камера балеты башлангычы  (сәнгать җитәкчесе Наил Ибраһимов) белән уздырыла.

http://vk.com/event90518325

(843) 246-60-07

belyaeva_elena@mail.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International