28 мартта Йошкар-Олада «Халкым мирасы» II Төбәкара татар фольклоры фестиваль-бәйгенең соңгы туры һәм Гала-концерты гөрләп узды. Әлеге чара Мари Эл республикасының Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре буенча министрлыгы, Татар мәдәнияте үзәге тарафыннан татар халык сәнгатен саклау, дәвам итү һәм популярлаштыру максатыннан оештырыла.
Татарстан, Чувашстан, Мари Эл республикаларыннан, Киров, Түбән Новгород өлкәләреннән килгән катнашучылар "йола күренеше", "җыр", "бәет-мөнәҗәт", "уен кораллары", "бию" номинацияләр буенча ярыштылар.
Ансамбль һәм ялгыз башкаручыларның чыгышларын мәртәбәле жюри бәяләде: Каюмова Э.Р. - сәнгать фәннәре кандидаты, Республика традиион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәүче фәнни хезмәткәре, Россия Фольклоры Союзының һәм Халыкара фольклорчылар ассоциясенең әгъзасы (АКШ); Хәмидуллина Ф.Н. - Республика традиион мәдәниятне үстерү үзәгенең баш белгече; Герасимов О.М. - сәнгать фәннәре докторы, Мари дәүләт университетының профессоры; Смирнов В.В. - Мари Эл республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе; Смирнова Н.В. - Мари республикасының атказанган артисткасы, И.С.Палантай исемендәге мәдәният һәм сәнгать колледжының укытучысы.
Иҗади төркемнәр сәхнәдә борынгы йолаларны күрсәткәндә чын чиккән сөлгеләр, паласлар, сандыклар һ.б.ны кулландылар. Музыкантлар үз осталыгын төрле уен коралларында: гармун (тальян, хромка), гөслә, курай, таш сыбызгыда күрсәттеләр. Иң күпсанлы номинация - "вокал" (халык җырларны башкаручылар арасында көчле көрәш булды). Искиткеч талантлар биючеләр арасында ачылды.
Гала-концертка олы кунаклар да килделәр: Васютин М.З. - Мари Эл республикасының Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре буенча министры; Гыйльметдинов И.И. - Россия Федерациясенең Дәүләт Дума депутаты.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле призлар тапшырылды. Оештыручыларның тырышлыгы аркасында бүләксез беркем дә калмады. Мари Эл республикасының Татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре: И.З. Гайсин (директор), Р.Ш. Мусина (директор урынбасары), Г.Г. Мәгъсүмҗанов (сәнгать җитәкчесе) - чараны югары дәрәҗәдә үткәрүгә аеруча зур өлеш керткәннәр.
Татарстан белгечләре - Каюмова Э.Р. һәм Хамидуллина Ф.Н. халык мәдәниятен саклауда, "Халкым мирасы" фестиваль-бәйгене үткәрүдә хезмәттәшлек өчен Мари Эл республикасының Мәдәният министрлыгыннан Рәхмәт хатлары белән билгеләнделәр.