Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры С.В.Рахманинов исемендәге XXXIV халыкара фестивальдә катнашачак

2015 елның 31 марты, сишәмбе

18 марттан 2 апрельгә кадәр  Тамбовта  С.В.Рахманинов исемендәге XXXIV халыкара музыка фестивале узачак. Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры да бу фестивальдә катнашачак.  Оркестрны бу музыка бәйрәменә фестивальнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Николай Луганский чакырган.  

Татарстан оркестры Тамбовның драма театры сәхнәсендә 1 апрельдә чыгыш ясаячак. Ул Чайковскийның  «Ромео һәм Джульетта» увертюра-фантазиясен, 4 нче симфониясен, Рахманиновның «Паганини темасына рапсодия»сен башкарачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International