«Йолдызлык» - 2015 фестиваленең зона этабына матбугат туры

2015 елның 31 марты, сишәмбе

Хөрмәтле журналистлар!

Республика «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ХV «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык телевизион яшьләр фестивале оештыру комитеты сезне фестивальнең зона этабы йомгаклау концертына чакыра. Ул 3 апрельдә сәгать биштә Кайбыч муниципаль район үзәге – Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында була.

«Созвездие-Йолдызлык»ның зона (сайлап алу) турлары  быелның 1 февраленнән алып  Татарстан Республикасының төрле районнарында уздырыла. Анда 5 яшьтән алып 21 яшькәчә булган балалар, үсмерләр, яшьләр өч төп номинациядә – җыр, хореография һәм конферанс номинацияләрендә көч сынаша.  Быелгы фестивальнең мәҗбүри шарты – конкурсантларның Бөек Ватан сугышында җиңү темасына багышланган номер башкаруы.

Сайлап алу турлары лауреатлары Казанда 13 – 17 апрельдә булачак суперфиналда катнашырга чакырылачак. Йомгаклау концертлары 18 апрельдә «Уникс»та һәм 25 апрельдә  «Пирамида»да узачак. Матбугат турына аккредитацияне 2 апрельгә (кичке сәгать алтыга)  кадәр shigabetdinov.pr@gmail.com электрон почтасына язып узарга мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International